World News in Tatar

Мәдәният министры «Су анасы» әкияте өчен акча сораучылар мәсьәләсенә аңлатма бирде

Мәдәният министрлыгы «Су анасы» һәм башка милли геройларның исемнәрен товар билгесе итеп теркәгән юридик заттан ул патентны алдыру мәсьәләсен караячак.

«Без Роспатент юристлары белән эшли башладык. Җиңү безнең якта булыр», диде мәдәният министры Ирада Әюпова бер юридик затның «Әкият» курчак театрыннан «Су анасы» спектаклен күрсәткән өчен акча таләп итүе мәсьәләсенә кагылышлы махсус җыелган брифингта.

«Театрга судка кадәрге претензия килде, без аның буенча бернинди акча да түләргә җыенмыйбыз. Без үз мәнфәгатьләребезне судта яклаячакбыз. Моннан тыш без Роспатентка мөрәҗәгать әзерлибез. Чөнки «Су анасы», «Шүрәле» кебек сүзләрен үзенә теркәгән оешмага боларның бер катнашы да юк. Беренчедән, бу оешма үзе дә яңа гына теркәлгән. Икенчедән, бу әдәби геройлар безнең халык байлыгы», – диде министр.

Ул товар билгесен теркәү аларга спектакль исемен һәм әдәби геройларны куллануны тыярга һәм акча таләп итәргә мөмкинлек бирмәвен ассызыклады. «Аларның бу геройларга ни катнашы бар?!» – диде Ирада Әюпова бу хәлнең абсурд булуын әйтеп.

Мәдәният министрлыгы милли хәзинәләребезне саклау буенча законнарны көйләү инициативасы белән чыгарга тели.

«Бу мәсьәләдә законнарны көйләргә, ачык регламент булдырырга кирәк. Милли хәзинәләребезнең бердәм реестры булырга тиеш, аларны бер генә компания дә үзенә ала алмаслык булсын», диде ул.

  • Казанда гамәлгә куелган һәм төп эшчәнлеге көнкүреш товарларын күпләп сатуга бәйле җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Әкият» курчак театры җитәкчелеген товар билгесенә хокукларны бозуда гаепләп судка кадәрге претензия турында хат юллаган. Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган «Су анасы» спектаклен тамашачыларга күрсәткән өчен, «Әкият» курчак театры әлеге җәмгыятькә 3 көн эчендә ярты миллион сум акча түләргә тиеш булып чыга. Җәмгыять шушы претензияне алган көннән Курчак театрына «Су анасы» товар билгесен кулланып билетлар сатуны һәм спектакль күрсәтүне тыя.

Читайте на 123ru.net