World News in Tatar

Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле хәрби хәбәрче Сергей Среда белән очрашты

Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Сергей Среда тәхәллүсе белән билгеле хәрби хәбәрче Сергей Минабетдинов белән очрашты. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә журналист чираттагы тапкыр яраланганнан соң Мәскәүдә дәвалау һәм тернәкләнү процедурасын уза. Очрашу Минабетдинов махсус хәрби операция зонасына китәр алдыннан булды.

Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәрби хәбәрче белән инде берничә ел дусларча элемтәдә тора. Сергей Среда махсус хәрби операция башланганнан бирле алгы сызыкта, аңа кадәр берничә ел хәрби хәрәкәтләр зонасында эшләде.

Минабетдинов Казан авиация техникумын һәм Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. «Российская газета»да, «Россия-1» телеканалында, «Вести» программасында, «Аргументы недели» газетасында эшләгән. Хәрби журналистлар өчен махсус курслар, «Как выжить на войне» китабы авторы, телеграм-канал алып бара.

Очрашуда катнашкан Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәрби хәбәрчене югары уку йортлары студентлары каршында чыгыш ясарга чакырды.

Читайте на 123ru.net