World News in Tatar

Башкортстан татарлары «Кара урман» фильмы режиссеры Радик Кудояров белән очрашу үткәрде

26 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллегендә Мәрьям Солтанова исемендәге зыялылар клубының чираттагы очрашуы узды. Очрашуга дөнья күләмендә билгеле кинорежиссёр, сценарист Радик Кудояров чакырылды. Бу турыда Башкортстан Республикасының Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге «Вконтакте» төркемендә хәбәр итә.

Күптән түгел Радик Кудояров Берлиндагы Плетцензее төрмәсенең «үлем йорты»нда җәзалап үтерелгән күренекле татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында «Кара урман» фильмын тәмамлады. Очрашуда сүз шушы һәм башка татар шәхесләренә багышланган кинокартиналар, кинематографта милли теманың популярлыгы, тарихи фактларны эзләү һәм барлау юллары турында барды, диелә хәбәрдә.

  • Радик Кудояров 1973 елның 7 сентябрендә Уфада туган. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый, Калифорния университетында (АКШ) телевизион менеджмент өйрәнә. 2003 елда бәйсез кинокомпаниягә нигез сала һәм 30дан артык документаль фильм һәм документаль драма иҗат итә. Алар арасында генерал Шәйморатов, «Кремльнең Гарәп вәзире» Кәрим Хәкимов һәм башка милләттәшләребезгә багышланган фильмнар да бар.

Читайте на 123ru.net