World News in Tatar

Яшь гвардиячеләр һәм Татарстан волонтерлары Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм илтте

Татарстанның яшь гвардиячеләре һәм «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте вәкилләре Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм илтте. Гуманитар конвойның гомуми авырлыгы 7 тоннадан артык тәшкил иткән. Бу хакта төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Активистлар җирле халыкка озак сроклы азык-төлек, чиста су, шәхси гигиена әйберләре, балалар өчен уенчыклар, балалар ризыклары, подгузниклар, көнкүреш химик матдәләр һәм җайланмалар, шул исәптән суыткычлар һәм микродулкынлы мичләр тапшырдылар. Шулай ук алар хәрбиләргә өстәмә ярдәм (ягулык өчен баклар, эчәргә яраклы су) тапшырганнар.

Укытучылар көне алдыннан активистлар биредәге мәктәп укытучыларын якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

«Без Курск өлкәсенә тыныч халыкка һәм безнең хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтү өчен килдек. Без азык-төлек, көнкүреш химиясе, техника һәм башка бик күп әйберләр алып килдек. Тиздән безнең волонтерлар барлык китерелгән ярдәмне мохтаҗ тыныч халыкка таратачак. Бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү — ул безгә барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәчәгенә ышанам!» – дип уртаклашты VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.

Читайте на 123ru.net