World News in Tatar

Россиядә волонтерларның сәламәтлегенә таләпләрне гадиләштерделәр

Россиядә волонтерларның гамәлгә ашыра торган эшчәнлек төрләренә карап, аларның сәламәтлек торышына бердәм таләпләр билгеләделәр. Әлеге карарны Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин имзалады.

Россиянең икътисади үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова сүзләренчә, әгәр элек хастаханәләргә, интернат-йортларга һәм башка оешмаларга килгәндә волонтерлар сәламәтлекләре турында берничә белешмә җыярга тиеш булса, хәзер исә бу таләпләрне гадиләштерделәр.

«Хәзер барлык оешмаларда да волонтер өчен аның эшчәнлегенә карап бердәм шартлар билгеләнәчәк. Таләпләр минималь һәм алдан ук билгеле булачак, бу волонтерлар санын арттырырга һәм аларның мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта карар социаль учреждениеләргә волонтерларны керткәндә нигезсез чикләүләрдән качарга мөмкинлек бирә», — дип китерә Илюшникова сүзләрен Россия Икътисади үсеш министрлыгы матбугат хезмәте.

Хәзер концерт, иҗади, белем бирү чараларында, шулай ук социаль-психологик, социаль-хезмәт, социаль-педагогика хезмәтләре күрсәтүдә катнашу өчен волонтерлар эш башланганчы тән температурасын үлчәп, аның югары булмавын гына расларга тиеш була.

Әгәр волонтер медицина оешмаларына медицина ярдәме күрсәтүдә булышу өчен җәлеп ителә икән, сулыш органнарында туберкулез авыруы һәм тән температурасы югары булмаска тиеш.

Әгәр волонтерлар халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклауда, янгыннарда һәм су объектларында куркынычсызлык тәэмин итүдә булышса, әмма гадәттән тыш хәлне бетерүдә турыдан-туры катнашмаса, аларга таләпләр куелмый.

Читайте на 123ru.net