World News in Tatar

Түбән Новгородта «Без – татарлар» дигән спартакиадада милли спорт төрләре генә булган

28 сентябрьдә Түбән Новгородта спортның милли төрләре буенча «Без – татарлар» дигән спартакиада узды. Ул төбәкара дәрәҗәдә үткәрелде. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте бу турыда Түбән Новгород өлкәсе татарлары автономиясенә сылтама белән хәбәр итә.

Спартакиадада Россиянең 5 төбәгеннән җыелган спортчылар көрәш, җәядән ату, бер аякта көрәш, армрестлинг, гер спорты, мас-рестлинг, аркан тартышу, капчык сугышы буенча ярышларда көч сынашты.

Ярышны Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәдәният министрлыгы, Түбән Новгород өлкәсе Спорт министрлыгы, Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе оештырды.

Читайте на 123ru.net