Казанда исерек ир-ат хәрәкәт иткән трамвайдан егылып төшкән
Казанда Фучик урамына исерек ир-ат хәрәкәт иткән трамвайдан егылган һәм башын ярган.
«Хәзер ГАИ хезмәткәрләре тикшерү уздыра. Ир-атнының исерек булуын бары тик шаһитлар сүзеннән генә беләбез», – дип сөйләгәннәр «Татар-информ»га «Метроэлектротранс» оешмасында.
Хәзерге вакытта бу хәлнең нечкәлекләре, шул исәптән ирнең чыннан да исерек булганмы, юкмы икәне ачыклана.