World News in Tatar

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Укытучылар көне уңаеннан Гала-концерт булды

Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында Укытучылар көненә багышланган Гала-концерт узды. Ул «Күп мәктәп – бер ил» Һөнәри музыкаль белем бирү төбәк фестиваленең иң югары ноктасы булды. Әлеге фестивальне Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе үткәрә, дип хәбәр итә консерваториянең матбугат хезмәте.

Концертта балалар музыка мәктәпләрендә укучылардан алып Казан консерваториясе студентлары һәм әлеге уку йортын тәмамлаучыларга кадәр һөнәри музыкаль белем бирүнең барлык звенолары вәкилләре дә чыгыш ясады.

Гала-концертның программасы яшь башкаручыларның һөнәри үсешен күрсәтү нияте белән төзелгән иде. Концертта татар, рус, чит ил композиторларының ялгыз, оркестр, хор белән һәм вокаль башкаруда күренекле әсәрләре яңгырады. Бәйрәм концерты музыка уку йортларының барлык мөгаллимнәре өчен аларның һөнәри бәйрәмендә менә дигән бүләк булды.

Читайте на 123ru.net