Хөснуллин: Төзелеш комплексы укытучыларга уңайлы шартлар тәэмин итү өчен барысын да эшли
Россиянең төзелеш комплексы үз тарафыннан укытучыларга уңайлы шартлар тәэмин итү өчен мөмкин булганның барысын да эшли. РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, барлык мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, шулай дип белдерде.
«2019 елдан башлап Россиядә 1 400 яңа мәктәп төзелде, 2022 елдан бирле тагын 4500гә якын бинага ремонт ясалды. Илнең яңа төбәкләрендә дә мәктәпләрне торгызу буенча гаять зур эш башкарабыз! Яңа биналарда укырга, аралашырга, ял итәргә, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнергә кызык булсын, ә педагоглар үз уйларын һәм идеяләрен гамлгә ашыра алсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз», - дип язган Хөснуллин телеграм-каналында.
Ул билгеләп үткәнчә, укытучы һәр кешенең тормышында аерым урын били.
«Сез белем дөньясын ачасыз, сәләт һәм талантларны ачарга ярдәм итәсез. Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт!» - дип язган Хөснуллин.
РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары сүзенең ахырында барлык педагогларга нык сәламәтлек, һөнәри үсеш һәм уңышлар теләде.
«Укучыларыгызның казанышлары илебезне данга күмсен!» - дип өстәде Хөснуллин.