World News in Tatar

Әгерҗедә Газинур Морат һәм Хәбир Ибраһим белән әдәби очрашу узды

Әгерҗе районы Кадыбаш авылы мәдәният йортында Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат, язучы, драматург Хәбир Ибраһим белән әдәби очрашу үтте.

Чарага зал тулы китап укучы дуслар, укытучылар, укучылар, китапханәчеләр җыелды. Катнашучылар язучыларның иҗатлары белән тулырак таныштылар, кызыксындырган сорауларга җавап таптылар, «Бездә кунакта» исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Читайте на 123ru.net