World News in Tatar

Алабугада яңа корт ачылды

Алабугада «Бердәм Россия» спорт комплексы артында яңа корт ачылды. Бу спорт объекты Татарстан Спорт министрлыгы программасы буенча Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашында төзелде. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Кышын кортта 1нче мәктәпнең хоккей һәм фигуралы шуу бүлеге тренировкалары, шулай ук тимераякта массакүләм шуу уздырылачак. Моннан тыш, флорбол буенча тренировкалар, волейболчылар, баскетболчылар, футболчылар тренировкалары оештыру мөмкинлеге дә булачак.

Яңа объектны ачуда мәртәбәле кунаклар катнашты. Район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Надир Курамшин сәламләде.

− Бу корт республикада төзелгән иң зур заманча, күпфункцияле корт. Кышын без монда халык өчен шугалак ачачакбыз. Яңа мәйданчык буш тормас дип ышанам. Иң мөһиме, сезнең бу территориягә сакчыл каравыгыз, — диде Надир Курамшин. Ул шулай ук, әлегә һава торышы мөмкинлек биргәнлектән, яңа кортта берничә турнир үткәрү планлаштырыла, дип өстәде.

«Эссен Продакшн АГ» генераль директоры урынбасары, шәһәр советы депутаты Илшат Шәйморатов ассызыклаганча, Алабугада яңа объектларның ачылуы — куанычлы. Халыкның сәламәтлеген саклау, спортны үстерү, үсеп килүче буын турында кайгырту — бүген иң мөһим бурычларның берсе, диде ул.

− Мин сездән көнләшәм, егетләр. Без үскән вакытта Алабугада бер генә хоккей корты да, стадион да юк иде. Мәктәпләрдә генә кечкенә спорт заллары бар иде, — дип уртаклашты спорт ветераны Алексей Пензин.

Символик кызыл тасманы кискәннән соң, яңа кортта «Лесные пчелы» һәм «Серебряные волки» командалары арасында флорбол буенча иптәшләрчә матч узды.

Читайте на 123ru.net