World News in Tatar

Ноябрьдә Казаннан Гоага туры чартер рейслары ачыла

Ноябрьдә Azur Air авиакомпаниясе Мәскәүдән, Казаннан, Екатеринбургтан һәм Пермьнән Гоага рейсларны яңарта. Очыш программасы көз-кыш расписаниесе ахырына кадәр дәвам итәчәк, дип яза ТАСС агентлыгы.

«Узган кышта туктап торганнан соң, авиакомпания 2024-2025 елгы көз-кыш сезонында Һиндстанның курорт штатына туры чартер рейсларын яңарта. Очышлар дүрт шәһәрдән планлаштырылган», – диелә хәбәрдә.

Казаннан очыш ун көнгә бер була. Пассажирларны 238 кеше сыйдырышлы Boeing 757-200 авиалайнерлары йөртәчәк.

Читайте на 123ru.net