World News in Tatar

Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге биналарны реставрацияләргә йөкләмә бирде

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге кайбер биналарны карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов беренче булып Бутлеров урамындагы элекке Александров приюты булган, хәзер Халиков исемендәге Археология институты урнашкан бинаны карады. Объект 1889 елда төзелгән, соңгы мәртәбә 1980 елларда капиталь төзекләндерелгән. Ике ел элек белгечләр авариягә каршы эшләр башкара, нигезен һәм диварларын ныгыта. Татарстан Рәисе бинаны караганнан соң, алга таба ремонт һәм реставрация эшләре уздыру өчен проект-смета документлары проектын әзерләргә кушты. Әлеге мәсьәлә белән Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты һәм Татинвестгражданпроект шөгыльләнәчәк.

Моннан тыш, республика җитәкчесе элеккеге «Адонис» фабрикасы һәм Михляев йорты территориясенең киләчәк концепциясен әзерләргә боерды. Аның фикеренчә, бу эшләрне Рәхмәтуллин һәм Профсоюз урамнарындагы тарихи квартал очрагындагы кебек комплекслы башкарырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов Груздев урамындагы «Казан тәрәзә йөзлекләре» скверын да карады. әлеге җәмәгать урынының үзенчәлеге – тарихи тәрәзә йөзлекләре. Скверны партнерларның бушлай ярдәме белән «Том Сойер Фест – Казан» волонтерлар хәрәкәте активистлары төзекләндергән. Бүген күргәзмә яңа экспонат – йолдызлы һәм капкачлары булган тәрәзә йөзлеге белән тулыланды. 1950 нче елларда ул Бөек Ватан сугышы ветераны яшәгән йортны бизәгән. Хәзер әлеге объект юк инде – анда яшәгән гаилә күченеп киткәч, тузган йортны җимергәннәр.

«Гореф-гадәтләребезне саклап калу, шушы тәрәзә йөзлекләрен искиткеч итеп ясаган осталар табу – сез бик зур эш башкаргансыз. Безнең яңа һөнәрчеләр үзәге булачак һәм без анда бу тематиканы һичшиксез үстерәчәкбез. Бу сквер халык өчен дә, туристлар өчен дә бик кызыктыргыч урын булачак», – диде Татарстан Рәисе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Рәхмәтуллин һәм Профсоюз урамнарындагы тарихи кварталны да карады, хәзер анда торгызу эшләре бара. Аерым алганда, килүчеләр Сапугольцев утары флигелен карады. мәдәни мирас объектында эшләр төгәлләнгән – аны картиналар күргәзмәләре уздыру өчен куллану планлаштырыла.

Иң ахырдан Петропавел соборын карадылар. Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән бергә храм комплексында һәм музей экспозициясендә башкарыла торган реставрация эшләренә бәя бирделәр.

Шәһәр үзәгендәге тарихи биналарны карауда Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстанның төзелеш министры Марат Айзатуллин катнашты.

Читайте на 123ru.net