World News in Tatar

Фәрит Мөхәммәтшин: Путин җитәкчелегендә Татарстан куелган максатларга ышанычлы атлый

Россия Президенты Владимир Путин – алдан күрүчән сәясәтче һәм Ватанның чын патриоты. Аның зирәк җитәкчелегендә Татарстан куелган максатларга ирешүгә ышанычлы адымнар белән бара һәм күпмилләтле Россияне үстерүгә үз өлешен кертә. Бу хакта дәүләт башлыгының туган көнендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең Телеграм-каналында язды.

Татарстан парламенты башлыгы Владимир Путинның бөтенхалык хуплавына ия булган, какшамас авторитет, диде.

«Узган еллар казанышларын арттырып, Владимир Путинның зирәк җитәкчелегендә Татарстан куелган максатларга ирешүдә ышанычлы атлый, күпмилләтле Ватаныбызны үстерүдә саллы өлеш кертә», – диде ул.

Баштарак Россия Президентын туган көне белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады. Ул республика киләчәктә дә илнең сәнәгать куәтен ныгытуга өлеш кертүен дәвам итәчәк диде һәм Путинның төбәккә бәйле эпизодларда катнашуы турында видео урнаштырды.

Читайте на 123ru.net