Яшь язучылар Яңа бистә зиратына барды
«Яңа исем» әдәби лабораториясе дәресләре дәвам итә. Бүген бер төркем шәкертләр һәм остазлар Казандагы Яңа бистәнең татар зиратында булдылар, күренекле әдипләребезнең каберләрен зиярәт кылдылар. Бу хакта «Яңа исем» проекты кураторы, «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова хәбәр итә.
Үзенчәлекле сәяхәтне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин үткәрде. Хәзрәт иң элек яшьләрне зиратка керү әдәбе белән таныштырды: «Мөселман кешесе тиешле итеп киенгән һәм тәһәрәтле, госелле булырга тиеш», - диде.
«Татар зиратына беренче баруым, – ди «Яңа исем» әдәби мәктәбендә Ләбиб Лерон шәкерте Ихтыяр Кыямов. – Милләтебезнең иң атаклы шәхесләрен барлаган бу каберстан үзе бер энциклопедия булып тоелды миңа. Һичшиксез, тагын бер мәртәбә барып кайтырга исәп тотам».
Аның фикерен Рөстәм Галиуллин шәкерте Гөлинә Фәрхуллина да күтәреп ала. «Хәзер кайсы язучының кабере якынча кайда урнашканын белгәч, мин үзем генә барып, уйланып килә алам».
Аралашу Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә дәвам итә. Андагы музей белән танышабыз, мәдрәсә шәкертләре укуында шигырьләр тыңлыйбыз. Остазларыбыз – Татарстанның халык язучысы Вахит Имамов, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллиннар татарлар эзеннән Россия буйлап әдәби сәфәрләре турында сөйләде.
Аралашулар, остаз дәресләре ярдәмендә туган яңа әсәрләр ел азагына кадәр Татарстан китап нәшриятында җыентык булып басылып чыгачак. Беренче альманах инде басмага әзерләнде.
Исегезгә төшерәбез, «Яңа исем» әдәби лабораториясен Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татмедиа» АҖ тормышка ашыра. Проект икенче ел гамәлдә. Быел ул «Казан утлары» журналы каршында эшли. Анда 60лап яшь язучы катнашырга теләк белдерде. 15ләбе актив иҗат итә. Алар белән алты остаз: Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах, Лилия Гыйбадуллина, Рөстәм Галиуллин, Ландыш Әбүдәрова, Ләбиб Лерон кебек язучыларыбыз шәхсән шөгыльләнә. Моңарчы Зөя утравында сәфәрдә булдылар, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин белән бергә аның туган ягына Балык Бистәсенә кайттылар, шагыйрь Сибгат Хәким туган Әтнә төбәге белән таныштылар, Арчада – Мөхәммәт Мәһдиев каберен зиярәт кылдылар.
Проект ел азагында яңа әсәрләрдән әзерләнгән әдәби перформанс тамашасы белән тәмамланачак. Әлбәттә, актив язучыларны бүләкләр дә көтә.