Чирмешән районы башлыгы мобилизацияләнгән якташлар белән очрашты
Чирмешән районы Рамил Әйбәтов махсус хәрби операция зонасыннан туган якларына кыска вакытлы ялга кайткан якташлары белән очрашты. Ялдагы алты хәрби хезмәткәр район җитәкчелегеннән чәй табынында очрашып сөйләшү өчен чакыру алды. Әңгәмә җылы мохитта үтте. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Гөлсирә Шәрифуллина яза.
Кунаклар армиягә, хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәмгә кагылышлы мәсьәләләр хакында да фикер алышты. Район башлыгы хәрби якташлардан хезмәтләре һәм нинди ярдәм кирәклеге турында сорашты, районның бүгенге социаль-икътисади хәле, киләчәккә планнар белән таныштырды, егетләргә батырлыклары һәм кыюлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Без, барыбыз да, өйләрегезгә Җиңү белән әйләнеп кайтуыгызны телибез һәм бу мөмкин кадәр тизрәк булсын иде. Зинһар, үзегезне саклагыз!» – диде ул.
Хәрбиләр район җитәкчелегенә, волонтерларга, районның битараф булмаган кешеләренә, ярдәмнәре өчен, рәхмәт белдерде.
Очрашу ахырында район башлыгы аларга бүләкләр тапшырды.