Казан педагогы Россия Президентының Рәхмәт хатына лаек булган
Казанның 52 нче гимназиясендә география, биология һәм химия укытучысы, Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумының Татарстан илчесе Эльнара Гусейнова Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу хакта форумны оештыручылар хәбәр итә.
Укытучы әлеге бүләкне Мәскәүдә уза торган форумда алды. Илче буларак, Эльнара Гусейнова Сыйныф җитәкчеләре форумының төбәк берләшмәсен үстерүдә катнаша, шулай ук очрашулар, бәйгеләр һәм башка чаралар уздыра.
2025 елда бәйге ачык форматта узачак. Ул октябрьдә үтәр дип планлаштырыла.
Быел чарада 89 төбәктән 1 мең класс җитәкчесе һәм СПО төркеме кураторлары катнашкан. Алар арасында Казаннан, Чаллыдан, Тәтеш, Кукмара, Түбән Кама, Алабуга һәм Саба районнарыннан педагоглар булган.
«Бөтен ил буенча класс җитәкчеләре үзара аралашу, педагогика казанышлары һәм мәсьәләләре турында фикерләшү, Сыйныф җитәкчеләре форумының зур һәм тату гаиләсе кысаларында тәҗрибә уртаклашу мөмкинлегенә ия булды», – дип белдерде Эльнара Гусейнова.
Бөтенроссия Сыйныф җитәкчеләре форумын Россия Президенты йөкләмәсе буенча илнең Мәгариф министрлыгы уздыра. Класс җитәкчеләре форумының стратегик партнеры – «Диалог Регионы» оешмасы.