World News in Tatar

VI Болгар форумында «Уфа тезислары» һәм Шәймиевнең хаты турында фикерләштеләр

Болгар Ислам академиясендә узган «Россия мөселманнарының дини мирасы» VI Болгар форумы ачылышында 2013 елгы «Уфа тезислары», Россия Президентының 2022 елның 9 ноябрендәге 809 номерлы указы һәм Казанда узачак БРИКС саммиты турында сөйләштеләр.

Болгар Ислам академиясе ректоры Фәрхат Хөснетдинов Ислам мәдәниятенә, фән һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды директоры Михаил Грязновка рәхмәт сүзләре әйтте.

«Фонд ярдәме белән без фән-мәгариф эшчәнлегенә, шулай ук академиянең матди-техник базасына бәйле мәсьәләләрне уңышлы хәл итә алабыз», – диде академия ректоры үзенең сәламләү чыгышында.

Форумның үзәк идеясе – «Уфа тезислары». 2013 елда Россия Президенты Владимир Путин Россиядәге ислам дини мәгарифтә һәм дин белемендә үз сүзен әйтә ала диде.

«Шуңа күрә иң мөһим бурычларның берсе – Россия рухи киңлегенең суверенитетын тәэмин итә алачак һәм принципиаль мөһим булган, дөньяның күпчелек мөселман галимнәре тарафыннан танылачак үзнең ислам дини мәктәбен торгызу», – диелә «Уфа тезисларының» берсендә.

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев форумда катнашучыларга сәлам хаты юллаган.

«Идел буе болгарлары, Пәйгамбәребез васыятен үтәп, һәрвакыт белемгә омтылган. Шуңа күрә Болгар һәрвакыт танылган галимнәрне җәлеп итү урыны һәм классик Хәнәфи дини мәктәбенең танылган үзәге, шулай ук Каһирә, Истанбул, Багдад һәм Сәмәрканд белән беррәттән үз чорының халыкара интеллектуаль үзәкләренең берсе булды», — дигән Шәймиев үзенең юлламасында.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе шулай ук «Яңарыш» Республика фонды ярдәмендә 2010-2019 елларда гамәлгә ашырылган Болгар һәм Зөяне торгызу проектларының мөһимлеген ассызыклады.

Традицион кыйммәтләрне саклау форумда үзәк темаларның берсе булды. Бу темага багышланган «Глобаль таләпләр шартында традицион гаилә кыйммәтләрен саклау» дип аталган халыкара фәнни конференция 8-10 октябрьдә узачак.

Читайте на 123ru.net