World News in Tatar

Уфада Мостай Кәримнең туган көне уңаеннан спектакль әзерлиләр

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә 105 яшь тулу көнендә башкорт әдәбияты классигы исемендәге Башкортстан Республикасы Милли яшьләр театрында «Кара сулар» спектакле премьерасы була. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Режиссер-куючы Илсур Казакбаев билгеләп үткәнчә, Мостай Кәримнең әлеге поэмасы беренче тапкыр драма театрында куела (Башкорт опера һәм балет театрында Салават Низаметдиновның шул ук исемдәге операсы куелды).

Премьера Мостай Кәримнең туган көнендә – 20 октябрьдә 18:00 сәгатьтә Башкортстан Республикасының Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры Зур залында узачак.

Театр директоры Рәфис Мөхәммәдьянов Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 105 еллыгына багышланган башка чаралар турында да сөйләде. Башкортстан яшьләр театры спектакльләрен инде Чишмә районы Келәш (язучының туган авылы) авылы халкы күргән. 24-27 октябрьдә исә аларны Поляр түгәрәктә урнашкан дөньядагы бердәнбер шәһәр – Салехард тамашачыларына тәкъдим итәчәкләр.

«2025 елда Мостай Кәримнең туган көне уңаеннан театрыбыз базасында «Колонсак» балалар һәм яшьләр өчен спектакльләр халыкара театр фестивале уздырырга планлаштырабыз. Башкортстан Республикасы Башлыгы указы инде имзаланган. Фестиваль өч елга бер тапкыр уздырылачак», - дип сөйләде Рәфис Мөхәммәдьянов.

Читайте на 123ru.net