World News in Tatar

Татарстан суд утырышларының яңа форматы сынап каралачак пилот төбәк була

Татарстанда яшәүчеләр киләсе елдан суд утырышларында онлайн режимда катнаша алачак. Бу хакта республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстанның төбәк белән идарә итү үзәге туры эфирында чыгыш ясаганда сөйләде.

Министр сүзләренә караганда, ТР Юстиция министрлыгы һәм РФ Цифрлар министрлыгы яңа системаны булдыру һәм эшләтеп җибәрү турында килешүне инде имзалаган. Ул утырышта катнашучыларның барысына да процесска өйдән яки офистан гына тоташу мөмкинлеге бирәчәк.

Хәзерге вакытта мондый система тоткарланганнарга карата (янәшәсендә утырышта аның шәхесен раслый алучы полиция хезмәткәре булган очракта) гына кулланыла. Заһидуллин шулай ук хәзерге вакытта ТР Цифрлар министрлыгы биометрия буенча шәхесне раслау мөмкинлеге бирә торган программа тәэминаты булдыру белән шөгыльләнә, дип сөйләде.

«Татарстан яңа система сынап каралачак бердәнбер мәйданчык була. Сынау уңышлы үтсә, системаны бөтен җирдә эшләтеп җибәрәчәкләр», - диде Заһидуллин.

Ул шул исәптән «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында эшләнгән башка сервислар турында да сөйләде. Шуларның берсе – судка документлар юллауның онлайн-форматы. Татарстанлылар өчен мондый мөмкинлек 2022 елда барлыкка килде. Бу вакыт эчендә читтән торып 210 мең дәгъва гаризасы җибәрелгән, шуларның 114 меңе – быел юлланган. Әлеге сервис компанияләр һәм оешмалар арасында аеруча популяр – гаризаларның 85 проценты юридик затлардан кабул ителгән.

Спикер искәрткән тагын бер цифрлы юридик сервис – «Вправе.рф» бушлай юридик ярдәм күрсәтү порталы. Биредә гамәли мәгълүмат табарга мөмкин, шул исәптән юристлар ярдәме таләп ителә торган тормыш ситуацияләре вакытында үтәлергә тиешле гамәлләр тәртибе турында.

Хәзер Татарстан Республикасында социаль карта ияләре дә бушлай ярдәм ала ала. «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» мобиль кушымтасында 1 сентябрьдән «Юридик ярдәм» дигән яңа бүлек барлыкка килде, анда электрон мөрәҗәгать юлларга һәм дәүләт юридик бюросына кабул итүгә язылырга мөмкин.

Закон бушлай юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала торган гражданнар категорияләре исемлеген билгели. Бу – аз керемле гражданнар, I һәм II төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышы катнашучылары, Россия Геройлары, ятим һәм инвалид балалар, реабилитацияләнгән гражданнар, шулай ук махсус хәрби операция катнашучылары һәм аларның гаиләләре. Заһидуллин сүзләренчә, узган ел 2,5 мең граждан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында исә аларның саны инде 2,7 меңнән артып киткән.

Читайте на 123ru.net