World News in Tatar

Мөхәммәтшин Татарстан муниципалитетларында Әтиләр көне уңаеннан чаралар уздырырга чакырды

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә узган селектор киңәшмәсендә Әтиләр көнен бәйрәм итүгә багышланган чараларны гамәлгә ашыру турында сүз барды. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр партия төбәк бүлекләренең агымдагы бурычлары турында фикер алышты.

Партиянең генераль советы секретаре урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең үзәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин үткәргән киңәшмә видеоэлемтә режимында узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, дип хәбәр иттеләр Татарстан парламенты матбугат хезмәтендә.

РФ Дәүләт Думасы вице-спикеры, партиянең генераль советы секретаре урынбасары Анна Кузнецова билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» партиясе илнең төбәкләрендә Әтиләр көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар уздыруны планлаштыра.

Исегезгә төшерик, 2021 елның августында Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясендә яңа бәйрәм – Әтиләр көнен кертү тәкъдимен хуплады. Указ имзаланды. Аның нигезендә Россиядә Әтиләр көне октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел бу көн 20 октябрьгә туры килә.

Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясе төбәк бүлеге активын республика муниципаль берәмлекләрендә әтиләр көненә багышланган чараларны тиешле дәрәҗәдә оештырырга чакырды.

«Татарстанда бу гомумроссия күләмендәге акциягә һичшиксез кушылырга кирәк, - дип ассызыклады Дәүләт Советы спикеры. - Муниципалитетларга аерым басым ясарга, махсус операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларын, хәрби хезмәткәрләрнең әтиләрен чакырырга кирәк. Россиядә игълан ителгән Гаилә елында бу акция аеруча үзенчәлекле яңгырашка ия».

Ул партия төбәк бүлеге башкарма комитетына әлеге эшне оештырырга кушты.

Читайте на 123ru.net