World News in Tatar

Казан циркы манежын төзекләндерү өчен яңа каучук катламы уйлап табылган

Казан циркы манежына җәю өчен уникаль каучук катламы эшләнгән. Шушы көннәрдә ул җәелеп бетәчәк һәм сезон 19 октябрьдә яңартылган манежда ачылачак.

«Манеж – циркның йөрәге. 2018 елда цирк бинасында реставрация-ремонт эшләре узган иде. Әмма алты ел эчендә манеж амортизация сыйфатларын югалта төште, бу артистларга, аерча атлы аттаркционнар өчен кыенлык тудыра», - дип сөйләде Казан циркының баш инженеры Павел Осотов Казан циркы яңа сезон ачылышына багышланган матбугат конференциясендә. Цирк матбугат конференциясен төзелеш барган манеж янәшәсендә уздырды.

«Элеккеге катлам атларга тиешенчә чабарга мөмкинлек бирми иде. Яңа программада сез яңартылган манежның бөтен уңайлыкларын күрә алачаксыз», - дип вәгъдә итә Казан циркы директоры Эльвира Булатова.

«Без бер циркта да булмаган өр-яңа материал кулланырга булдык. Материал сайлаганда аның йомшаклык дәрәҗәсеннән башлап бик күп сыйфатларына игътибар итәбез. Материалны Россия буйлап эзләдек, Казан синтетик каучук заводына да техник биремнәр бирдек», - дип сөйләде ул.

Казан синтетик заводы тиешле параметрларга туры килгән әлеге материалны ясый алган. «Завод хәзер тәүлегенә 20 пластинка чыгара. Белгечләр аны технологияләргә туры китереп манежга җәя», – диде инженер.

Павел Осотов яңа материалның чыдамлылыган басым ясап, аның 30 ел гына түгел, хәтта 70 ел ята алачагын әйтте. Казан циркы кат өчен соры төс сайлаган.

Цирк җитәкчелеге манежга түшәлгән катламның янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәт куркынычсызлыгы стандартларына туры килүен әйтте.

Казан циркы манежны үз хисабына төзекләндерә. Төзекләндерү эшләре 20 миллион сумга төшкән.

Читайте на 123ru.net