World News in Tatar

Рөстәм Заһидуллин: Татарстан торак пунктлары атамаларындагы аермалар бетерелде

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Административ-территориаль берәмлекләр һәм торак пунктлар реестрын алып бара. Торак пунктлар турында белешмәләр федераль дәрәҗәдә Дәүләт географик атамалар каталогына кертелә.

ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, республика Дәүләт Советы утырышында доклад белән чыгыш ясап, 2019-2022 елларда Татарстанның республика реестры һәм Дәүләт географик атамалар каталогындагы торак пунктлары атамаларын бертөрлелеккә китерү эше башкарылуы турында хәбәр итте.

Эш барышында 21 муниципаль райондагы 38 торак пункт атамасында аермалар ачыкланган. Төп аермалар сызыкча куллану, юл һәм баш хәрефләре белән язу, шулай ук тарихи яктан формалашкан атама нигезендә хәрефләрне үзгәртү белән бәйле.

«Аермаларны бетерү өчен административ-территориаль бүленеш турында белешмәлекләр, архив материаллары һәм хакимият органнары актлары өйрәнелде. Атамаларга төзәтмәләр тарихи мәгълүматларны, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының белгечләр бәяләмәсен һәм торак пунктларда яшәүчеләрнең фикерләрен исәпкә алып кертелде», - дип аңлатты ул.

Өч торак пунктка карата, гражданнарның дәүләт каталогында булган атамаларны сайлап алуына бәйле рәвештә, республика законнарына муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен һәм статусларын билгеләүгә кагылышлы үзгәрешләр кертелгән. Калган очракларда республика реестрында булган атамалар сакланган.

«Торак пункт атамаларындагы аермаларны бетерү эше тәмамланды», - дип сүзен төгәлләде министр.

Читайте на 123ru.net