World News in Tatar

Баулы районы Исергәп авылы мәчетендә хәрбиләр өчен токмач кистеләр

Баулы районы Исергәп авылы мәчетендә 20гә якын хатын-кыз махсус хәрби операция зонасындагыларга токмач кискән. Бу хакта «Баулы-информ» сайтында Индира Сәйфуллина хәбәр итә.

Кемдер камыр баса, кемдер уклау белән җәя, өченчеләре аны махсус рәвештә киптереп биреп тора, калганнар тезелешеп басып токмач кисә. Авыл уңганнары арасында ветеран укытучылар, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы ханымнары, мәдәният йорты хезмәткәрләре, гомумән, битараф булмаган уңган хуҗабикәләр җыелды.

Токмач кисүчеләр арасында 80 яше белән баручы Хәтимә апа Шаракова да бар. Ул берничә савыт токмачны өендә үк әзерләп, кисеп, савытларга тутырып алып килгән.

«Мин үзем дә сугыштан соң туган бала. Әтиебез сугыштан исән-сау кайткан. Бүгенге көндә тарих кабатлана кебек. Минем оныгым бүгенге көндә махсус хәрби операциядә. Балакайларыбыз исән-сау кайтсын өчен барысын да эшләргә әзер. Мин нинди ярдәмем тия, шулай тырышам», – диде ул.

«Барлык солдатларыбызга исәнлек кенә телибез. Минем киявем дә махсус хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк ил сагына басты. Шулай ук мин укыткан укучыларымның күбесе анда. Барысы өчен дә кайгырып торам мин», – ди ветеран укытучы Рүзилә Әбүзарова.

Мәчеткә йөрүче абыстай Сәлия Мәҗитова барлык килгән хатын-кызларга рәхмәт белдерде.

Читайте на 123ru.net