World News in Tatar

Илсур Һадиуллин балаларның җанвар кыяфәтенә кереп йөрү күренешенә карата фикерен әйтте

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин балаларның җанвар булып киенеп йөрү күренешенә - квадроберларга карата фикерен әйтте. «Бу әйберне катгый рәвештә тыярга кирәк», - диде ул «Ватаным Татарстан» газетасының «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркемендә барган туры эфир барышында.

«Монда инде кычкырып көлсәң дә гаеп, үкереп еласаң да...Дүрт аякланып сикереп йөрү - бу инде азгынлыкның теге ягы. Сүзем юк хәтта. Бу әйберләр читтән килә бит. Хайван формасына кереп, теләсә ничек сикереп, кычкырып йөрүнең сәбәбе рәхәтеңә чыдый алмау дигән сүз инде», - диде Илсур Һадиуллин.

Аның фикеренчә, җанвар булып киенеп йөрүне тыю турында закон кабул итәргә кирәк. «Мондый күренешнең эзе дә булырга тиеш түгел. Беркөнне телевизордан карыйм: тунның кире ягын киеп, дүрт аякланып, асфальтта йөриләр, бүтән эш беткән. Чыршы янында бәйрәмдә киенеп уйнау икенче әйбер ул. Бу әйберне катгый рәвештә тыярга кирәк», - дип саный министр.

Читайте на 123ru.net