World News in Tatar

Башкортстанның «Диләфрүз» газетасы баш мөхәррире: Үзебезнең кыйблага тугры калабыз

Башкортстанда чыга торган «Диләфрүз» газетасы баш мөхәррире, нәшире Галия Сәфәрҗанова Бөтенроссия татар журналистлары форумы ачылышында газетаның эшчәнлеге белән таныштырды. Форумны Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә оештыра.

«Бүгенге көндә 10 мең тиражыбыз бар. Журналны бөтен Россия буенча 55 төбәктән яздыртып алалар. 17 мең тираж булган заманнар да бар иде. 14 ел буена үзебезнең кыйблага тугры калабыз. Бүгенге көндә редакциядә дүрт хатын-кыз эшли», - диде Галия Сәфәрҗанова.

Ул журналның махсус хатын-кызлар өчен басылып чыгуын әйтте. «Укучыларга сәясәттән читтә торабыз дип вәгъдә биргән идек, сүзебездә торабыз. 14 ел тулды, паспорт алырга вакыт җитте. Шушы арада нәрсәләр генә булып бетмәде: пандемия, махсус хәрби операция... Ә без һаман үзебезнең юлдан барабыз, тугры калган укучыларыбыз бар. Без мәңгелек кыйммәтләрне таратабыз. Чын күңелдән язабыз, шуңа да безне чын күңелдән кабул итәләр. Сезнең проблемаларны аңлап утырам, үземчә борчылам», - диде баш мөхәррир.

«Татмедиа» белән бергәләшеп бер юлда эшлибез, яшибез. Укучыларыбыз «Без бергә» газетасын бик ярата. Бер бабайны беләм, почтага килеп, «Без бергә» газетасына яздыруларын сорый. «Диләфрүз» газетасына язылсагыз гына «Без бергә» газетасына да яздырабыз дип, шаяртып әйтәм аңа. Казан безне һәрвакыт чакырып тора, рәхмәт», - диде Галия Сәфәрҗанова.

Читайте на 123ru.net