World News in Tatar

Илсур Һадиуллин кече тәрбиячеләргә ни өчен премия түләнмәвен аңлатты

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга «Ватаным Татарстан» газетасының «ВКонтакте» челтәрендәге төркемендә туры эфир барышында тәрбиячеләргә премия квартал саен түләнүе, ә кече тәрбиячеләргә бу акча түләнмәве турында сорау бирелде.

«Бу без уйлап чыгарган закон түгел. Россия күләмендә шулай. Илдә һөнәр ияләре реестры бар. Тәрбияче педагогик хезмәткәр булып исәпләнә, кече тәрбияче педагогик хезмәткәр түгел. Ул ярдәмче. Аннан башка эшләп булмый, төркемне тотып булмый, ул бик зур хезмәт башкара», - дип ассызыклады министр.

Илсур Һадиуллин финанс мәсьәләсендәге аермалыкларны аңлатты. «Кече хезмәткәр эш хакын җирле бюджеттан ала. Педагогик хезмәткәрләргә эш хакы, стандартларны үтәү өчен, Татарстан бюджетыннан бирелә», - диде.

Читайте на 123ru.net