World News in Tatar

Төмәннән Гөлнур Вәлишина: Почтальон булмагач, газета килмәгәч, газетага язылучы да юк

Төмән өлкәсе «Яңарыш» татар газетасының җаваплы сәркатибе Гөлнур Вәлишина Бөтенроссия журналистлар форумында газеталарга почта аша язылу мәсьәләсен күтәрде.

«Ижевскидагы «Яңарыш» газетасындагы проблема бездә дә бар. Газетаны почта аша тарату елдан-ел авырлаша. «Почта России»нең эше елдан-ел кыенлаша бара. Авылы-авылы белән почтальоннар юк. Почтальон булмагач, газета килмәгәч, «почта артыннан ялынып йөрикме» дип, газетага язылмыйлар. Бер язылмагач, гел язылмыйлар, шулай онытылып кала. Күпме генә тырышсаң да, бернишләтеп булмый. Газетага язылган кешеләр аны бик яратып укый. «Яратып укыйбыз, газетасыз яши алмыйбыз», - диләр», - диде ул форумда.

Ул һәр өлкәдәге татар газеталары кебек үк, татар телен күтәрү, мәдәниятне үстерү юнәлешендә, халык тарихны белсен дип эшләүләрен әйтте. «Яңарыш» газетасы чыга башлауга быел 34 ел булды. Редакция каршында «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе эшли, берләшмәнең активларын җыябыз. Алар өлкән яшьтә булсалар да, өлкәнең иң затлы, зыялы татар җанлы кешеләре. 85 яшьлек Сөнгат абый Биккинин Тубылдан кадәр килеп җитә», - диде Гөлнур Вәлишина.

«Икенче яктан, татар теле мәсьәләсе. Хәзер яшьләрдә тел бетә, югала, дибез. Безнең өлкәдә өч татар милли-мәдәни автономиясе бар», - диде җаваплы сәркатип.

«Почта России» мәсьәләсе монда гына түгел, һәр форумда күтәрелде, җитәкчелеккә дә җиткерелде. Чишү юлын күрмибез, чөнки «Почта России» аерым бер оешма буларак эш итә», - дип шәрехләде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

  • Форумны Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә оештыра.

Читайте на 123ru.net