World News in Tatar

Свердловск мөфтие Җәмигъ мәчете нигезенә таш салу турында: Һәр мөселман өчен зур шатлык

Екатеринбург шәһәрендә Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез ташы салынган. Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Абдул-Коддус Ашарин сүзләренчә, бу һәр мөселман өчен шатлыклы вакыйга. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Өлкәдә Җәмигъ мәчете төзү турында сүзләр бик күп еллар дәвамында барды. Ниһаять, безгә Җәмигъ мәчете төзелешенә җир участогы бүлеп бирделәр. Аллаһ йорты төзелү өлкә мөселманнары өчен генә түгел, һәр мөселман кешесе өчен зур шатлык. Бик күп кунак килде. Бер көн алдан без Урал дәүләт медицина университетында яшь буындагы әхлакый кыйммәтләргә багышланган форум үткәрдек. Кунакларыбыз анда да катнашты», – дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, чарада Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов катнашкан. Иркутск, Чувашия, Төмән, Мәскәү өлкәсеннән дин әһелләре җыелган.

«Мәчет махсус хәрби операция геройлары хөрмәтенә төзелә. Илне сакларга баручы һәр кеше – герой. Минем әтием 17 яшендә илне сакларга чыгып киткән, Берлинга кадәр барып җиткән. Күп тапкыр яраланган. Мин – аның тугызынчы баласы. Без аларны онытырга тиеш түгел, алар безгә үрнәк иде. Хәзер туган илне саклаучылар – киләчәк буын өчен үрнәк. Ташны да махсус хәрби операциядә катнашучылар салды», – дип сөйләде мөфти.

Мөфти аңлатканча, мәчет янында дүрт катлы бина да төзеләчәк, ягъни комплекс булачак. Ул бинаның беренче өч каты уку-укыту максатыннан файдаланылачак, соңгы катта идарә урнашачак дип планлаштыралар.

Җәмигъ мәчете Екатеринбургның Орджоникидзев районында булачак. «Халык бу якны «Уралмаш» дип атый. Безгә урын анда бирелде. Бу үзәк түгел, күп кеше җыелса да, без беркемгә дә комачауламыйбыз, башка дин вәкилләре белән конфликтлар да булмас, дип уйлыйм. Хәзерге вакытта безнең идарә, намазга җыелу урыны торак массивында урнашкан, моңа зарланучылар да бар. Шуңа үзәктә төзелү максаты юк иде. Без урынны Свердловск өлкәсе Аксакаллар шурасы рәисе Рәис Нуриманов белән бергә караган идек. Июль азагында ул вафат булды», – дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, сроклар турында әлегә тәгаен әйтеп булмый. «Бу объектны бөтен дөнья белән төзербез. Әлбир хәзрәт белән сөйләштек, 3-5 елда мәчетне төзеп чыгарбыз дип өметләнәбез, бәлки, бөтен комплексны өлгертеп булыр», – дип сөйләде ул.

Читайте на 123ru.net