World News in Tatar

Илсур Һадиуллин: Аттестат алырга телисең икән, бөтен фәнне укырга тиешсең

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә өлкән сыйныфларда кайбер фәннәрдән азат итүне сораганнарга җавап бирде. Бу хакта ул «Ватаным Татарстан» газетасының «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркемендә туры эфир барышында сөйләде.

«Кемнәрдер, кирәкле фәннәрне генә калдырсыннар, диләр. Имтихан бирәсе фән генә калсын, башкасына йөрмим дип әйтүчеләр дә бар. Дәүләт кабул иткән икән, закон бар икән, дәүләт имтиханнарын тапшырып, аттестат алырга телисең икән, бөтен фәнне укырга тиешсең. Андый хаосның беркайчан яхшылыкка китергәне юк», - дип белдерде министр.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, «телим-теләмим» дигән әйбер була алмый. «Ашарга, йокларга, концертка барырга теләмәскә мөмкин. Концертка бармаган өчен аттестат бирмичә калдырганнары юк. Укымыйча имтиханны бирә алмасаң, укырга йөрмәсәң, гафу итегез, аттестат алмыйсың», - дип кисәтте министр.

Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә ун еллык укытуга күчүгә карата төгәл фикерен әйтмәде. «Укытучылар, әти-әниләр фикерен белешмичә, шәхсән фикеребезне белдерсәк, җәмгыятьтә катгый рәвештә каршылык туарга мөмкин. Яшь әти-әниләр, ягъни 90 нчы елларда туганнар унбер ел булсын, балаларга авыр, диләр. Кем элегрәк укыды, ун еллык уку яклы», - диде.

Читайте на 123ru.net