World News in Tatar

Әгерҗе районында яшәүче Мосавир Гыйззәтуллин: Авылларда атта чабучы малайлар юк

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында «Ат җене кагылган Мосавир» дигән язма чыкты.

Күп халыкның яшәү рәвеше атларга бәйле. Элекке заманнарда атлы кеше хәлле саналган. Бабаларыбыз ат тотуның, аны тәрбияләп үстерүнең, атланып йөрерлек һәм эшкә җигәрлек итеп өйрәтүнең, җайлы дирбия, арба, чана булдырып, алардан файдалануның нечкәлекләрен яхшы белгәннәр. Бүгенге көндә болар турында Әгерҗе районы Яңавыл авылында яшәүче Мосавир абый Гыйззәтуллиннан да яхшырак белүче юктыр. Ул токымлы чабыш атлары асрый, алар хакында көннәр буе сөйләргә әзер.

Бөркет уйнаклый, Шаян шикәр ашый

Мосавир абыйның ерактан ук чисталыгы белән балкып торган хуҗалыгы сок­ланырлык. Яшел чирәмле ишек алдында һәрнәрсә үз урынында. 1991 елда тол калып, ике улын аякка бастыра ул. Бүгенге көндә атлар, умарта кортлары белән шө­гыльләнеп, тыныч кына гомер итә. Ишек алды ачык һавадагы музей кебек. Ат сукасы, тарантасы, арбасы тезелеп киткән. Ул гына да түгел, хуҗалыкта кирәкле барлык эш кораллары бар монда.

Бакчада – чәчәкләр, ә алар янында бал кортлары кайнаша. Киң ишек алдына иң элек Бөркет кушаматлы айгыр, аннан соң Шаян кушаматлы байтал чыкты. Хуҗалары белән уйнап алып, утлап йөргәч, безнең белән дә таныштылар. Әлбәттә, Бөркеткә якын килерлек түгел, әле Мосавир абыйга да, уйнаклап китеп, тибеп алды (хәтта безнең белән килгән юлдаш ир-атлар да Бөркет чыккач, капканың теге ягыннан, ярыктан гына карап тордылар).

«Абзарда ятып илерде хәзер, котырасы килә», – диде хуҗа. Ә Шаян исә ягымлы. Күренеп тора: холкы тыныч. Мин биргән шикәрне дә яратып ашады. Ике байталны исә Мосавир абый күрше рус авылына «егетләр» янына илтеп куйган, берничә көннән алып кайта икән. Мин инде – «алаша» белән «бия»не дә аермаган кеше – Мосавир абыйның атлар турында сөйләгәнен авыз ачып тыңлап, үземә шактый белешмә алдым.

«Атта чабучы малайлар юк»

«Атлар белән мавыгу чир кебек, аннан арынып булмый. Аларны тәрбияләү – үзе бер рәхәт. Безнең нәселдә ат асрау электән булган. Әтинең әнисе: «Сугыш вакытында кап-кара айгырыбыз бар иде. Сабан туе җитте, атны чаптырырга алып чыгучы юк, чөнки ирләр сугышта. Шунда ат башын читәнгә куеп елады», – дип сөйли торган иде.

Ул үзе Кияс районы Тауҗамал авылыннан. Алар гомер буе ат тотканнар, әти дә көче беткәнчегә кадәр ат асрады. Үзем менә 31 ел ат чаптырам. Башта Вятка токымлы ат алдым. Алар, җигем атлар, чыдам. Бу токымны Киров өлкәсендә һәм Удмуртиядә үрчетәләр. Ижау, Можга, Сарапул, Татарстан районнарында ничә тапкырлар ярышларда булдым микән?

Хәзер инглиз токымлы атлар белән шөгыльләнәм. Бу токымны инглизләр XVII гасырда, гарәп атларын зур каршылык­лар белән кулга төшереп, аларны Европада булган иң яхшы атлар белән кушылдырып китереп чыгарып үрчеткәннәр. Бу токым дөньяда иң елдам (резвый) санала. Елдамлык 2 чакрым араны ничә минутта үтә алуы белән исәпләнә. Рекорд – 2 минут, уртача тизлек сәгатенә 60 км дигән сүз.

Аларга исемне әти-әнисеннән алып кушалар, ләкин мин менә бу айгырга «Бөркет» дип куштым. Чиста токымлы чабыш атлары асрау – шактый чыгымлы шөгыль. Аннан соң ат спорты бик хәтәр, чабыш атлары дуамал холыклы була. Айгыр (жеребец) – ул инде үсеп җиткән, нәсел үрчетергә сәләтле ат. Көтүдәге айгырлар арасында бер әйдәп баручысы, башлык була. Ат хуҗага гына буйсына. Бер кешегә ияләнә һәм шуны гына якын күрә башлый. Ләкин шулай да аңа ышанырга ярамый, күрдегез бит, уйнаклап та китте, бәреп тә екты. Минем атлар көтүдә йөрми, ишегалдында, бакчада урын җитәрлек.

Яшь ярымда атланып йөри башларга, шулай да ашыкмас­ка кирәк, атның сөякләре ныгып бетәргә тиеш. Ике яшендә атлар беренче чабышта катнашып, 1 км дистанцияне уза алалар. Өч яшьтә атлар, ныклы әзерлек үткән булып, җитди ярышларда катнаша алалар.

Чиста токымлы атлар безнең табигать шартларына авыррак яраклаша. Җылы яктан кайтарылган атлар бик чыдам түгел. Чиста токымлы атларның тиреләре бик юка була. Ат яхшы нәтиҗәгә ирешсен өчен туклану да бик мөhим. Чиста токымлылар чис­та су ярата. Әлбәттә, солы, печәнне яратып ашыйлар, элегрәк йомырка эчерә идек. Әле ишеткәнем бар: тавык эчәгесен киптереп, он итеп тартып ашаталар икән.

Чиста токымлы чабышкы ат үзенә аерым игътибар сорый. Ат белән даими шөгыльләнгән очракта гына уңышка ирешеп була. Ат чабышында күп нәрсә җайдактан тора. Җайдак (наездник) – атларны тәрбияләүче, өйрәтүче һәм атка атланып узышларда катнашучы. Менә хәзер иң зур борчыган мәсьәлә шул – авылларда атта чабучы малайлар юк. Чиста токымлы атта чабучы җайдакларның авырлыгы 58-59 кг нан артырга тиеш түгел. Мин үзем элек тә сирәк чаптым, чөнки гәүдә авырлыгы бар, хәзер яшь тә бара.

Атларның да төрлесе була. Сабан туе җиткәч, чабышка чыга алмаган вакытлар да булды. Ат авырып китәргә мөмкин. Бер атым шулай авырып, үлде, суярга кулым бармады, авыруын белә алмадым, ул киткәнче янында утырып тордым. Атларның атлап йөрү, чабу ысуллары әллүр (аллюр) дип атала. Әллүр йөреш атларда тумыштан була.

Шаянга исемне үзе шулай шаян булганга куштым. Ул – байтал, җигәргә өйрәтелгән. Өч яшькә кадәр ат, булачак бия, русчасы – кобыла-трехлетка. Ә менә дөньядагы күп кенә токымнарның ерак тамырлары гарәп атларына барып тоташа. Гарәп атлары иң гүзәл, күндәм санала», – диде Мосавир абый.

Ихтыяҗ кимеми

XX гасырның икенче яртысыннан ат тормышыбыздан мәңгегә кысрыклап чыгарылган кебек булды. Моның сәбәбе, әлбәттә, техниканың алга китүе. Кыр эшләрендә – тракторлар, комбайннар; йөк автомобильләре, тимер юллар арту, чималларны торбалар аша гына кудырып, кирәкле урынга җибәрү атлар көчен куллануны бөтенләйгә диярлек бетерде.

Шунысы сөендерә: әле кайбер авылларда Мосавир абый кебек атлар белән шөгыльләнүчеләр бар. Ижау шәһәрендә исә Вахитовлар, Закировлар гаиләләрен атар идем. Алар: «Ат асрау җанга рәхәтлек бирә», – дип, үзләре өчен асрасалар да, бәйрәмнәрдә җигелгән атлар белән катнашып, милли рух өстиләр. Ихтыяҗ бар икән, ата-бабаларыбызның бу шөгыленең киләчәге бар дигән сүз. Бу – иң мөһиме.

Читайте на 123ru.net