World News in Tatar

Мәскәү медицина уку йортлары студентлары Татарстан вәкиллегендә Ренат Акчуринны искә алды

Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Мәскәүнең әйдәп баручы медицина югары уку йортлары студентлары белән очрашу академик Ренат Акчуринны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ренат Акчурин 2011 елдан бирле Тулы вәкаләтле вәкиллек каршында оештырылган Табиблар клубын җитәкләде.

ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Тулы вәкаләтле вәкиллек каршындагы Табиблар клубы әгъзалары – медицина фәннәре кандидаты Алия Капкаева, медицина фәннәре докторы Ринат Богданов Татарстанда туган студентлар һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән татарлар белән очрашты.

Равил Әхмәтшин Табиблар клубы, анда үтә торган очрашулар, Татарстан һәм Кырымда алып барыла торган күчмә эш, танылган докторлар турында сөйләде.

Марсель Миңнуллин сәламәтлек саклауда заманча технологияләрне тәкъдим итте, Татарстанда әлеге өлкәнең торышын бәяләде. Шулай ук республикада тәкъдим ителгән диспансеризация вариантларына, медицина хезмәткәрләренә социаль ярдәм күрсәтү чараларына тукталды.

Очрашу ахырында студентлар Мәскәү, Казан һәм Чаллының әйдән баручы хастаханәләрендә практика үтү мөмкинлегенә кагылышлы сораулар бирде.

Читайте на 123ru.net