World News in Tatar

Менделеевск районында махсус операция хәрбиләренә мемориаль такта ачтылар

Бүген Татарстанның Менделеевск районы Монашево авылы мәктәбендә махсус хәрби операциядә хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булган Владимир Никандров, Виталий Степанов һәм Евгений Рупов истәлегенә мемориаль такталар ачылды. Егетләр әлеге мәктәпне тәмамлаган булганнар.

Тантаналы митингта район башлыгы Радмир Беляев, Менделеевск районы Советы депутаты Ролан Шәмсетдинов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Геройларның туганнары һәм якыннары, авылдашлары катнашты.

«Без әлеге исемнәрне онытмаячакбыз, алар турында хәтерне буыннан-буынга тапшырачакбыз. Бу безнең изге бурыч. Геройларыбыз турында истәлек мәңге яшәячәк», - диде Беляев.

Мемориаль тактаны кунаклар һәм хәрбиләрнең туганнары ачты.

Мемориалларны районның Владимир Изге Ана иконасы чиркәве башлыгы Владимир атакай изгеләндерде. Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм фидакарьлек өчен Владимир Никандров, Виталий Степанов, Евгений Рупов Батырлык ордены белән бүләкләнде (үлгәннән соң). Аларның исеме мәктәпне тәмамлаган тагын бер егет — Олег Леонтьев исеме янында урнаштырылды.

Читайте на 123ru.net