World News in Tatar

Яшел Үзәндә этләр белән шөгыльләнү һәм уйнау өчен мәйданчык ачылды

Яшел Үзәннеэ Мирный микрорайоны Алтынов скверында гүзәл граффитилар белән бизәлгән «Хвостопарк» этләр мәйданчыгы ачылды. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

«Хвостопарк» – Яшел Үзән районында яшәүчеләр, администрация һәм Татарстан шәһәрләрен үстерү институты «Дог-френдли Татарстан» проектының уртак инициативасы.

Объектның мондый формаль булмаган исеме болай гына сайланмаган. Мәйданчык тирәсендәге территория гаражлардан тора һәм төрле токымлы этләр сурәтләнгән граффитилар белән бизәлгән.

Биредә бүген «Дог-френдли Татарстан» проектының менеджеры Лиза Чубакова балалар өчен «Синең этең» дип аталган лекция үткәрде, этләрнең үз-үзен тотышы буенча белгеч Люция Фәйзи амуниция турында сөйләде.

«Койрыклы дустыгыз булса, «Хвостопарк» мәйданчыгына рәхим итегез!» – диелгән хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net