World News in Tatar

Татарстан 9 млн долларлык «Хәләл» продукция экспортлаган

Татарстан быел 9 млн АКШ долларына хәләл продукция экспортлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Хәләл» юнәлеше уңышлы үсә. 2024 елга экспорт буенча план - 16 млн АКШ доллары», - дип сөйләделәр министрлыкта.

Хәләл продукция Таможня берлеге илләренә, Согуд Гарәбстаны, Палестина, Гыйрак, Күвәйт, Мисыр, Оман, Алжир, Камбоджа, Иордания һәм Әрмәнстанга экспортланган.

Сентябрь ахырына булган мәгълүматларга караганда, Татарстаннан чит илләргә агросәнәгать комплексы продукциясе 291,6 млн долларга җибәрелгән, бу 2024 елга планның 63,7 процентын тәшкил итә.

«Предприятиеләрнең гамәлдәге экспорт контрактларын, логистик чылбырларны һәм валюта курсларының тотрыклылыгын сакланганда, экспорт күләме күрсәткечләренә ирешүдә куркыныч юк», - диделәр министрлыкта.

Май продукциясе 200,5 млн долларга, бөртеклеләр 10,9 млн долларга, ит һәм сөт товарлары 14,9 млн долларга, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе 26,1 млн долларга экспортланган. 38,8 млн долларга агросәнәгатьнең башка продукциясе дә озатылган.

Татарстанның 258 предприятиесе агросәнәгать комплексы продукциясен 52 илгә экспортлый.

Читайте на 123ru.net