World News in Tatar

Кукмара балалар бакчасында махсус хәрби операциядәге хәрбиләр өчен ярдәм җыялар

Кукмарада махсус операция зонасындагы хәрбиләр өчен ярдәм җыю дәвам итә. Мәгариф учреждениеләре дә бу эштә актив катнаша. «Салават күпере» балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары хәрбиләр өчен ярдәм җыя.

«Гуманитар ярдәм җыю буенча оештырыла торган барлык акцияләргә актив кушылабыз. Әти-әниләр безгә актив ярдәм итә. Ярдәм итәләр, бу акциядә актив катнашалар», - дип сөйләде «Салават күпере» 6нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Земфира Ямалова. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Гөлназ Миңнемуллина - өч бала анасы. Аның кече кызы хәзер шушы балалар бакчасына йөри. Күп балалы ана мәктәптә дә, бакчада да үткәрелә торган ярдәм җыю акцияләрендә катнашуын әйтте.

«Бу юлы әти-әниләр белән акча җыярга булдык. Шулай ук азык-төлек һәм кием-салым да китерделәр. Солдатларыбыз тизрәк җиңү белән, исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез», - диде тәрбияләнүченең әнисе Гөлназ Миңнемуллина.

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә җыелган ярдәм Мәгариф идарәсенә җибәрелә. Аннары ул җыю пунктына тапшырыла.

«Алга таба да менә бу гуманитар ярдәмне дәвам итәчәкбез. Алардан без кирәкле әйберләр исемлеген алабыз. Барлык мәктәпләр, укытучылар, балалар бүген әзер. Без хәрбиләр өчен борчылабыз,исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез», - диде Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин.

  • 2 сентябрьдә Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Шулай ук, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Моннан тыш 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Материал Әдилә Шакирова катнашында әзерләнде.

Читайте на 123ru.net