World News in Tatar

Казансу яры буендагы территорияләрне үстерүгә ярты миллиард сумга якын акча юнәлдереләчәк

Казансуның яр буе территорияләрен үстерүгә 460 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Дәүләт сатып алулары порталында шул хакта тендер урнаштырылган.

Әлеге акчаның 59 миллион сумга якыны төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга бүленә, тагын 324,4 миллион сумын җиһаз бәясе тәшкил итә.

Эшләр комплексына шул исәптән уен рельефын – эчендә уеннар булган калкулык-мәгарә, таучыклар, скалодром, вертикаль тоннель, металл терәкләрдәге зур тәлинкәләр, аркандагы кечкенә тәлинкәләр, төрле тоннельләр, үрмәләп менү өчен челтәрләр, яшеренү урыннары һәм башка конструкцияләрне урнаштыру керә. Территориядә кече архитектура формалары, япмалар урнаштырылачак, юлга таш түшәләчәк.

Шулай ук, контракт нигезендә, подрядчы алдында Ютазы районында «Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларга дан» мемориаль комплексын берләштергән паркны төзекләндерү бурычы тора. Аның бәясе 9,7 миллион сумга якын тәшкил итәчәк.

Ике проект буенча да эшләрне 2025 елның 30 июненә кадәр тәмамларга кирәк, финанслау чыганагы – Татарстан бюджеты. Заказчысы – ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе.

Читайте на 123ru.net