World News in Tatar

Фән Вәлиәхмәтов белән хушлашу мәрасиме узды

Бүген, 14 октябрь, Башкортстан Республикасы Шаран районы мәдәният йортында мәшһүр тальянчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов белән хушлашу мәрасиме узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев; Шаран районы администрациясе башлыгы Марат Әхмәдуллин һәм башкалар катнашты.

Данис Шакиров ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның, ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең һәм ТР Премьер-министры урынбасары, БТК Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның кайгынәмәләрен җиткерде. Шулай ук Данис Шакиров Фән Вәлиәхмәтовның һәрдаим Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән чараларда актив катнашып килүен һәм соңгы көннәренә кадәр һәрчак халкыбыз янында булуын билгеләп узды.

Читайте на 123ru.net