World News in Tatar

Татарстан халыкның матди байлыгы буенча алдынгы 15 төбәк арасына керде

Татарстан 2023 елда халыкның матди байлыгы буенча төбәкләр рейтингында 12нче баскычта урнашты. Республика 65,39 балл алды, бу 2022 елдагыдан 8,31 баллга күбрәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Исемлектә Ямал-Ненец автономияле округы (100 балл) – беренче, Чукот автономияле округы (99,01 балл, 2022 елгы нәтиҗәләргә карата +6 балл) – икенче, Магадан өлкәсе (98,42 балл, 2022 елгы нәтиҗәләргә карата -0,8 балл) өченче урынны алган.

Ненец автономияле округы (95,08 балл) – дүртенче, Ханты-Манси автономияле округы (93,65 балл) - бишенче баскычта. Беренче унлыкка шулай ук Сахалин өлкәсе (93,31 балл), Мурманск өлкәсе (93,09 балл), Мәскәү (86,58 балл), Санкт-Петербург (83,30 балл) һәм Камчатка крае (79,66) да кергән.

11-15 баскычларда, Татарстаннан тыш, Мәскәү өлкәсе (73,44 балл), Коми Республикасы (64,58 балл), Саха Республикасы (63,81 балл) һәм Архангельск өлкәсе (63,76 балл) урнашкан.

Ингушетия (2,33 балл) иң соңгы – 85нче урында.

Читайте на 123ru.net