World News in Tatar

Чистай округы буенча Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда эфир вакыты датасы расланды

Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында комиссия әгъзалары 34нче Чистай бермандатлы сайлау округы буенча җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын сайлауда кичектерелгән тавыш бирүне үткәрүдә төбәк (республика) дәүләт телерадиоканалларында бушлай эфир вакытын бүлү буенча жирәбә уздыру датасын, вакытын һәм урынын раслады.

«Жирәбәдә теркәлгән кандидатлар тарафыннан анда катнашу вәкаләте бирелгән теркәлгән кандидатлар яки затлар катнашачак. Чарада шулай ук ике дәүләт телерадиотапшырулар оешмасы («Татарстан» Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе һәм «Татарстан – Яңа гасыр» АҖ) да җәлеп ителә. Жирәбәне 29 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең утырышлар залында үткәрергә карар кылынды», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Гаммәви мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясе 2 ноябрьдә башлана һәм 2024 елның 30 ноябрендә 00 сәгать 00 минутта тәмамлана. Шимбә, 30 ноябрь – тынлык көне, дип искәрттеләр ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә.

Хәзерге вакытта 34нче Чистай бермандатлы сайлау округы буенча сайлауда сәяси партияләрдән ике кандидат теркәлгән, тагын бер кандидат – үз-үзен күрсәтүче – үз кандидатурасына теләктәшлек йөзеннән имзалар тәкъдим иткән. Имзаларның билгеләнгән тәртипкә туры килү-килмәве тикшерелә. 34нче Чистай бермандатлы сайлау округында Татарстан Дәүләт Советы депутатын сайлау 1 декабрьдә узачак. Участоклар 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр ачык була.

Читайте на 123ru.net