Казанда яшәүчеләргә, БРИКС саммиты узу сәбәпле, парковканың чикләнүе хакында искәрттеләр
19-24 октябрьдә Татарстан башкаласы үзәгендә БРИКС саммиты аркасында парковка чикләнәчәк. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте матбугат хезмәте шул хакта искәртә.
Уналтынчы БРИКС саммиты ТР башкаласында 22-24 октябрьдә уза. Халыкара чара үткәрелү сәбәпле, шәһәрдә кайбер урамнар ябылачак. Чикләүләр Татарстанның Лаеш районына да кагыла.
Саммит аркасында парковка чикләнәчәк Казан урамнарының исемлеге белән түбәндә танышырга мөмкин.