World News in Tatar

Чаллы мэры махсус операциядәге хәрбиләр янына барган һәм аларга техника тапшырган

Чаллы мэры Наил Мәһдиев тагын махсус хәрби операциядәге ир-егетләр янына барган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим хәбәр итә.

«Бүген махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә транспорт чаралары, махсус җиһазлар һәм приборлар тапшырдым», - дип хәбәр итте ул Телеграм-каналында.

Наил Мәһдиев гуманитар йөк туплауда ярдәм иткән шәһәрдәшләргә, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә рәхмәт әйтте.

«Чаллы үз кешеләрен ташламый. Без хәрбиләргә кирәк кадәрле ярдәм итәчәкбез», - ди ул.

Читайте на 123ru.net