World News in Tatar

Кытай Халык Республикасы лидеры Си Цзиньпин Казанда узачак БРИКС саммитында катнаша

Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин 22-24 октябрьдә БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килә. Кытай Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Хуа Чуньин шулай дип белдерде.

«Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның чакыруы буенча Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин БРИКС илләре лидерларының уналтынчы саммитында катнашу өчен Казанга килә», - диде тышкы сәяси ведомство вәкиле. Аның белдерүе Кытай Тышкы эшләр министрлыгы сайтында урнаштырылган.

БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. Анда 30дан артык илнең вәкиле катнаша.

РФ Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова элегрәк хәбәр иткәнчә, БРИКС саммитының йомгаклау декларациясендә берләшмәдә катнашучы ил башлыкларының дөньякүләм көн тәртибенең төп мәсьәләләре буенча консолидацияле якын килүе чагылыш табачак.

Читайте на 123ru.net