World News in Tatar

Райнур Хәсәнов Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп расланды

Татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов ТР Иҗтимагый палатасы составына керде. Указны республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Исегезгә төшерик, Хәсәнов узган ел азагыннан бирле Бөтендөнья татар яшьләре форумын җитәкли. Моңарчы ул форум рәисе урынбасары вазифасын башкарды.

Читайте на 123ru.net