World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов Әтиләр көненә багышланган видео күрсәтте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында Әтиләр көненә багышланган видео урнаштырды.

Әлеге кадрларда һәр бала тормышында әти кешенең мөһим роль башкаруы күрсәтелгән. Нәкъ менә әти баласына беренче укытучы була, батырлык үрнәге күрсәтә һәм бөтен гаиләсен шәхси сакчы буларак яклый.

Шулай ук видеоязмада әтиләрнең балаларда спортка, техникага мәхәббәт тәрбияләве күрсәтелә. «Без сәламәт булып, борчу белмичә, рәхәттә үстек. Барысы өчен дә рәхмәт, әти!» - диелә видеода.

Рөстәм Миңнеханов Әтиләр көне белән котлый. «Әтиләр көне котлы булсын! Яхшы атаның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак», – дип яза ул.

Читайте на 123ru.net