World News in Tatar

Азнакай кызы Мәскәүдә Россиянең халык артисты, җырчы Анита Цой белән дуэт башкарган

Азнакай кызы Әмирә Асылова Мәскәүдә Россиянең халык артисты, җырчы Анита Цой белән дуэт башкарган. Династия дәвам итә. Әмирә — җырчы-композитор Резеда Гыйләҗеваның оныгы, танылган якташ шагыйрь Илдус Гыйләҗевның оныкчыгы. Бу хакта «Азнакай» сайтында Нәсимә Фазлыева яза.

Әмирә Асылова Чаллыда узган, җырчы Диана Гурская оештырган «Белая трость» фестиваленең сайлап алу турында 1 дәрәҗә лауреат була һәм 15 октябрьдә Мәскәүдә узган шушы фестивальнең 15 еллык юбилей гала-концертына чакырыла.

«Әмирә — минем беренче оныгым, аңа 11 яшь тула. Музыкаль бала туганлыгы шик тудырмады. Музыкаль, шигъри мохиттә үсүе дә һичшиксез йогынты ясамый калмагандыр. Безнең өйдә гел музыка яңгырады, Гөләндәм музыка мәктәбенә йөрде, кияү дә гармун телләрен тибрәтә, кече кызлары Нәргизә дә сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә шөгыльләнә, фортепиано дисәң, анысы да бар — уйна гына. Әмирәбез кечкенәдән үк сәхнәдә. Ул бик күп төрле күләмле бәйгеләрдә татар халык җырларын, рус, инглиз телләрендә дә җырлар башкарып, җиңүче булды, гран-при яулады», — ди Әмирәнең әбисе Резеда ханым.

Читайте на 123ru.net