World News in Tatar

Сергей Марков Казанны дөньяның сәяси үзәкләренең берсе дип атады

Казан дөньяның сәяси үзәкләренең берсе булды. Шәһәрдә узган БРИКС саммитына йомгак ясап, бу фикерне «Татар-информ»га Сәяси тикшеренүләр институты директоры Сергей Марков әйтте.

«Казан һичшиксез бөтен дөньяга ишетелде. Димәк, хәзер шәһәргә туристлар агымы артуны көтәргә була дигән сүз. Бигрәк тә ислам илләреннән. Һәм моңа әзерләнергә кирәк», – дип саный эксперт.

Аның сүзләренчә, Татарстан башкаласы Россиянең иң мөһим шәһәрләренең берсе буларак кына түгел, ә ислам дөньясының мөһим өлеше буларак, Татарстанның милли үзенчәлеге урыны буларак та тәңгәллек алды.

«Шулай ук Казан үзен Россиянең югары технологияле үсеш лидерларының берсе буларак та танытты. Һәм әгәр дә делегацияләр әгъзалары моны күргән булса, соңыннан югары технологияле үсешкә инвестицияләр белән кызыксыну да булачак. Югары технологияләргә инвестиция Казанга килергә мөмкин. Моңа да әзерләнергә кирәк», – диде Сергей Марков.

БРИКС саммиты 22-24 октябрьдә Казанда узды. Анда дөньяның 30дан артык иленнән делегацияләр катнашты.

Читайте на 123ru.net