Райнур Хәсәнов: «Татарча диктант»та катнашучыларның саны бер миллионнан да ким булмас
8-10 ноябрьдә дөнья күләмендә «Татарча диктант» акциясе була. Ул татар телен сөючеләрне берләштерүгә, дөрес язу һәм әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Диктантта һәркем катнаша ала. Акциягә катнашу, язу ноктасын оештыру, диктантны онлайн язу өчен тулырак мәгълүматны diktant.tatar сайтында табарга мөмкин. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов диктантта катнашучылар саны бер миллионнан да ким булмас дип уйлый.
«Узган елда биш меңләп мәйданчык иде. Кеше санына килгәндә, ике ел элек ул бер миллионнан артты. Быел да шул саннан ким булмас дип фаразлыйбыз. Диктант текстлары электрон почтабызга да килә. Казандагы тел белгечләре бер ай буе көне-төне текстлар тикшерде. Барлыгы 30дан артык илдә диктант мәйданчыклары оештырыла: Европа илләре, гарәп илләре, Төркия, Кыргызстан, Казахстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Америка Кушма Штатлары һ.б. Кайбер илләр берләшеп, трансляция дә уздырачак. Мәсәлән, җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова да катнашачак. Ул аларга диктант укыячак һәм җырлаячак», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Аның әйтүенчә, «Татарча диктант» акциясе Татарстан белән генә чикләнми, Россиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән, чит илләрдә дә диктант язу нокталары оештырыла. «Казанда диктант язуның төп мәйданчыгы - КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында актлар залында. Казанда яшәүчеләрнең барысын да көтеп калабыз. 200-300гә якын кеше нәкъ менә шул ноктада язачак», - дип аңлатты Райнур Хәсәнов.
«Дикторларга килгәндә, берничә вариант бар, аларны соңрак игълан итәрбез. 8-10 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалында «Татарча диктант»ны карап, тыңлап язып булачак. Телевизордан тыңлап язучылар текстларын безнең электрон почтага җибәрә ала», - диде ул.
«Татарча диктант» акциясенең соңгы көне - 10 ноябрь. «Диктантның билгеләре бер айдан соң билгеле була. Билгеләрне сайтка кереп карап була. Билгене таба алмасагыз, Бөтендөнья татар яшьләре форумының электрон почтасына язып җибәрә аласыз. Без «Татарча диктант» акциясендә мәйданчыкларда катнашу өчен төрле җитәкчеләрне, бөтен министрларны чакырдык, әлегә кемнәрнең төгәл киләчәген әйтә алмыйбыз», - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.
Оештыручыларга үз нокталарын билгеләп сайтта теркәлергә кирәк. Диктантны онлайн язучыларга да теркәлергә кирәк. Диктантны кәгазьдә язучыларга теркәлергә кирәкми. Диктантта катнашучылар өчен өч төрле текст әзерләнде: катлаулы (Идел-Урал өлкәсе өчен), уртача (РФ төбәкләре өчен) һәм җиңел (чит илләр өчен) дәрәҗәләр.
Катлаулы дәрәҗә: Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек; уртача дәрәҗә: Гомәр Бәширнең «Туган ягым – яшел бишек» хикәясеннән өзек; җиңел дәрәҗә: Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» хикәясеннән өзек.
Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты, ТР Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты), «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе.