Түбән Кама участковые Татарстанны Бөтенроссия бәйгесендә тәкъдим итәчәк
Түбән Кама участковые Игорь Багин «Халык участковые» Бөтенроссия бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.
Бәйгенең йомгаклау этабы 1 ноябрьдә башланды, тавыш бирү 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Тавышларны санаганнан соң һәр участок хезмәткәре өчен махсус формула буенча ышаныч индексы билгеләнәчәк. Индексы иң югары булган кеше җиңүче була.
Призерларны бүләкләү тантанасы Полиция участогы вәкаләтле вәкилләре көненә туры китереләчәк. Ул 17 ноябрьдә билгеләп үтелә, диелә хәбәрдә.