Татарстанда яңа атна кардан һәм көчле җилдән башлана
Дүшәмбе, 4 ноябрьдә, Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән кар һәм җепшек кар явачак, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан исәчәк. Төнлә җил тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитә.
Төнлә һава температурасы -6..-11 градус була. Көндез -3..0 градус.
Юлларда урыны белән бозлавык була, дип кисәтә синоптиклар.